«Рассвет» үзәгендә «Балалар һәм Интернет» дигән дәрес үткәрелде

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә балалар өчен куркынычсыз мәгълүмат киңлеген тәэмин итү буенча төрле чаралар үткәрелә.

Апас муниципаль районының «Рассвет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе, мәсәлән, күп балалы гаиләләр белән «Балалар һәм Интернет» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты – социаль челтәрләргә бәйлелекнең зарарлы нәтиҗәләре белән танышу, виртуаль дөньяга адекват мөнәсәбәт формалаштыру, кешеләр арасында реаль аралашу кыйммәтләрен аңлау.

Чара барышында Интернетның бала сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавы, интернет-бәйлелекне профилактикалау турында әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International