Минзәлә комплекслы үзәгендә «Минем гаиләм даирәсендә» клубы эшли

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Балачак унъеллыгы кысаларында «Минем гаиләм даирәсендә» клубы эшли. Анда социаль хезмәт алучы ата-аналар өчен дәресләр уза.

Шушы көннәрдә учреждениедә «Таныш булыйк» дигән темага дәрес узды. Ул үз балалары белән аралашуда кайбер кыенлыклар кичергән ата-аналарны берләштерде.

Очрашу традицион сәламләү белән башланып китте: «Пәрәвез» күнегүе ярдәмендә әти-әниләр бераз үзләре турында сөйләделәр. Соңыннан клубта катнашучылар «Гаилә тәрбиясе стратегиясе» тестын үтәделәр, аның нәтиҗәләре буенча һәр гаиләдә тәрбия стильләре турында фикер алыштылар. «Мин – ата-ана» уены катнашучыларны «җаваплы ата-аналык» төшенчәсенең өлешләре һәм эчтәлеге турында уйланырга мәҗбүр итте.

Соңыннан барлык ата-аналарга «Абруйны ничек сакларга» дигән белешмәлек таратылды. Гаилә белән эшләү буенча белгеч Наталия Кудряшова әти-әниләргә гаиләдә тәртип, тынычлык һәм иминлек өлкәннәргә бәйле булуын аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International