18 февраль көнне Әлмәт шәһәренең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Яшүсмерләрнең хокукый җаваплылыгы» темасына лекция үткәрелде. Балалар алдында җинаять-башкарма инспекциясе вәкиле, өлкән психолог, эчке хезмәт майоры О.А. Кандалина чыгыш ясады.
Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелгән чараның максаты – балигъ булмаганнар арасында җинаять һәм хокук бозуларны профилактикалау. Яшүсмерләрне теге яки бу хокук бозулар өчен җинаять һәм административ җаваплылык белән таныштырдылар.
Лекция барышында җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәре «хокук бозу» һәм «җаваплылык» төшенчәләрен аңлатты, нинди җаваплылык төрләре барлыгы турында сөйләде. Балаларга тагын бер кат хокукка каршы гамәлләрнең коточкыч нәтиҗәләргә китерүен искә төшерделәр.
Балалар, оялмыйча, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ә О.А. Кандалина аларга тулы җаваплар бирде.