Эльмира Зарипова Балык Бистәсе районы Советы утырышында катнашты

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

19 февральдә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 51 нче утырышы узды. Чарада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий катнаштылар.

Балык Бистәсе муниципаль районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турындагы доклад белән район башлыгы Илдар Таҗетдинов чыгыш ясады.

Юрий Камалтынов республиканың социаль-икътисади хәле, аерым алганда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, демографик хәлне савыктыру, авыл хуҗалыгы, торак төзелеше һәм башка юнәлешләрдә күрелгән чараларга тукталды. Шулай ук районның социаль-икътисади үсешен анализлап узды, файдаланылмаган мөмкинлекләрне барларга чакырды.

Утырышта шулай ук «Алтын капка» авыл хуҗалыгы куллану комплекслы кооперативы рәисе Илмир Габдриев, Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International