Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты эшенең мөһим юнәлешләренең берсе булып үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү тора.
Балаларда патриотик хисләр, республика территориясендә яшәүче халыкларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан приютта «Татарстан – тату гаилә» дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Чара шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Һәр катнашучы диплом белән бүләкләнде.
Менә инде икенче ел рәттән Яр Чаллы шәһәрендә хәрби вакыйгалар реконструкцияләнә. Быел әлеге зур чараны «Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр дә карый алды. Балалар хәрби техниканы күрделәр, совет һәм немец солдатларын күз алдына китерә алдылар.