Яшел Үзәннең «Ышаныч» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар һөнәри юнәлеш бирүче уенда катнашты.
Мәшгульлек үзәге белгече яшүсмерләр белән һөнәрләр төрлелеге турында әңгәмә үткәрде, аларны төрле төшенчәләр белән таныштырды.
Уенда катнашучылар икмәк пешерүче, слесарь, яшелләндерү белгече, аяк киеме остасы, тегүче, төзүче ни эшли белергә тиешлеген белделәр. Шулай ук балалар теге яки бу белгечләрнең нинди өлкәләрдә үз күнекмәләрен куллана алуы турында фикер алыштылар.
Дәрес нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы үзе өчен туры килә торган һөнәрләрнең якынча исемлеген төзеде.