17 февральдә Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Гаилә һәм бала» дигән чара узды. Аны Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Алия Фәрхетдинова һәм психолог Ләйсән Насыйрова үткәрделәр.
Чара гаилә алдында җаваплылык хисен тәрбияләүгә, гаиләдә дөрес мөнәсәбәтләр булдыруга, «гаилә тәрбиясе» һәм «гаилә кыйммәтләре» төшенчәләрен формалаштыруга, кризис чорында гаилә кыйммәтләрен һәм яхшы микроклиматны саклауга юнәлдерелгән иде.
Чара барышында белгеч «Бәхетле гаилә йорты» дип исемләнгән дәрес үткәрде һәм ата-аналарга балаларына якынрак булырга ярдәм итәрдәй берничә киңәш бирде. Балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен коррекцияләү максатыннан психолог төрле күнегүләр, шулай ук эмоциональ үсеш өчен уен үткәрде.
Әлеге чарада «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучы Кузнецовлар гаиләсе катнашты.