«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр Россиядә кышкы спорт төрләре көненә кушылды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Балаларның кышкы спорт төрләре турында күзаллауларын киңәйтү һәм сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыру максатыннан Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче малайларның өлкән төркеме Россиядә кышкы спорт төрләре көнен бәйрәм итүгә кушылды.

Тематик әдәбият, басмалар һәм фотосурәтләр ярдәмендә балалар олимпия чемпионнары, Паралимпия уеннары турында белделәр. Тәрбиячеләр аларга сәламәт яшәү рәвешен алып баруның һәм спорт уеннары вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International