«Наз» үзәгендәге балалар «Күпмилләтле Татарстан» иҗади проектын башкардылар

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

18 февраль көнне Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә «Күпмилләтле Татарстан» иҗади проектын башкардылар.

Кызлар тематик картина, ә малайлар – агачтан декоратив рамка ясадылар. Эш барышында балалар Татарстан Республикасында нинди халыклар яшәгәне, кайсы милләт вәкилләренең күбрәк булуы турында белделәр. Болар барысы да иҗади эштә чагылыш тапты.

Проектны булдыруда 10 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International