Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,59 % тәшкил итте

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

2020 елның 19 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 093 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 283 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,59 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 40 574 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 004 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,30 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 883 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 822 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 35 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International