Түбән Кама муниципаль районында «Демография» милли проекты кысаларында инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү 2019 елда башланды. Әлеге программаны үтәү «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә беркетелгән.
Системаның төп максаты – тәрбиягә мохтаҗ кешеләрне тиешле социаль хезмәт күрсәтү һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү. Проект ведомствоара, һәм ул ТР Хезмәт министрлыгы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының уртак тырышлыгы белән тормышка ашырыла. Социаль хезмәткәр медицина учреждениесе табибы контролендә авыру өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, пилот проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга гериатрлар, паллиатив ярдәм белгечләре тарафыннан өстәмә тикшерүләр үткәрелә, аларның киңәшләре шулай ук социаль хезмәткәрнең карау планына кертелә.
Өлкәннәрне озак вакыт карау системасының мөһим юнәлеше – авыруларның туганнары өчен махсус дәресләр үткәрү. Моның өчен «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тәрбия бирү мәктәбе ачылды. 2019 ел дәвамында анда 63 кеше укыды.
«Һәр кеше үзенең социаль функцияләрен мөмкин кадәр яхшырак гамәлгә ашыра алсын өчен, барысын да эшләргә кирәк», – дип билгеләп үтә комплекслы үзәк белгечләре. Алар әлеге пилот проектының төп бурычы – өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның лаеклы тормыш дәрәҗәсен саклап калу дип ассызыклыйлар.
Проектны тормышка ашыру дәвам итә. Әйтик, март аенда учреждениедә астенияле затлар өчен көндезге үзәк ачылачак.
Тулырак мәгълүмат һәм кызыксындырган сорауларга җавап алу өчен Түбән Кама шәһәре, Кайманов урамы, 16а йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: (8-8555) 36-75-49.