2011 нче елдан 15 нче февральдә Россиядә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге көн 1989 елда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган.
Россиянең күп кенә шәһәрләрендә бу көнне сугыш хәрәкәтләре ветераннары, хакимият органнары, җәмәгатьчелек һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү учреждениеләре вәкилләре катнашында тантаналы чаралар, митинглар һәм акцияләр уза. Алабуга да читтә калмады. Узган шимбәдә шәһәрдә тантаналы митинг булып узды.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ике Әфган сугышы ветераны яши – Михаил Евгеньевич Льдоков һәм Данис Варис улы Вафин. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары шулай ук митингта катнаштылар, анда якташлары белән очраштылар һәм хәтер мемориалына чәчәкләр салдылар.