Биектау районында Бөек Ватан сугышы ветеранын котладылар

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Шушы көннәрдә Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗетдин Сәлахетдин улы Ибраһимов үзенең 94 яшен билгеләп үтте.

Минһаҗетдин Ибраһимов өчен сугыш 1943 елның октябрендә башлана. Ул чакта Ташлы Кавал авыл егетен армиягә Ватанны сакларга алалар. Ул Литва, Венгрия, Польшаны азат итүдә катнаша, Германиягә кадәр барып җитә.

Юбилярны туган көне белән котларга Биектау муниципаль районы башлыгы, Бөреле авыл җирлеге, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге вәкилләре килде.

Кунаклар ветеранга бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International