Кичә, 17 нче февраль көнне, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш сәфәре белән Нурлат муниципаль районында булды. Ведомство башлыгы Нурлат районы Советының утыз сигезенче сессиясендә катнашты, аның барышында районның 2019 елда социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.
Шулай ук эш сәфәре кысаларында Эльмира Зарипова министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Лилия Шакирова белән бергә министр Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты. Ведомство башлыгы социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның яшәү шартлары, туклану һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты белән кызыксынды. Министр күптән түгел үткәрелгән ремонт эшләренең торышын һәм сыйфатын уңай бәяләде.
.jpeg)
Эльмира Зарипова шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре белән дә аралашты һәм аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Бүгенге көндә интернат-йортта 120 кеше яши, алар арасында бер Бөек Ватан сугышы ветераны һәм алты тыл хезмәтчәне бар.
Нурлат районыннан тыш, министр Э.Ә. Зарипова эш визиты белән Спас муниципаль районында да булды. Коллегалар белән киңәшмә барышында министр 2019 елда тармак эшенә йомгак ясады, учреждениеләрнең өстенлекле бурычларын һәм алдагы эш планнарын билгеләде. Шулай ук милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә кузгатылды.
Төп фото чыганагы: Нурлат МР рәсми сайты