«Таң» комплекслы үзәге карамагындагылар музейда булдылар

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Апасның «Таң» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган хезмәт алучылар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.

Экскурсия барышында балалар ТАССРның 100 еллыгына, шулай ук Бөек Ватан сугышы вакытында катнашкан якташларга багышланган күргәзмә белән таныштылар. Балалар игътибарына сугыш ветераннарының фотопортретлары, орден һәм медальләр белән бүләкләнүчеләр исемлеге, бүләкләү таныклыклары, рәхмәт хатлары, фронт хатлары һәм сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International