«Астра» тернәкләндерү үзәгенә яңа төркем балалар килде

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Кичә Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгенә тернәкләнү узу өчен чираттагы балалар кабул ителде.

Танышу башында тәрбиячеләр «Төер» дигән уен үткәрделәр, аның максаты – балаларны яшьтәшләре белән элемтәләр урнаштырырга, дуслар табарга, стрессны һәм киеренкелекне җиңәргә өйрәтү. Уен барышында балалар исемнәрен һәм яшен әйттеләр, үзләренең яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр.

Аннары тәрбиячеләр балаларны һәм ата-аналарны көн тәртибе һәм үзәктә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән, шулай ук дәресләр һәм дәвалау процедураларына бару тәртибе белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International