Тукай районы укучылары ветеранда кунакта булдылар

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Биклән урта мәктәбе укучылары белән берлектә, тыл хезмәтчәне Наилә Шәймәрдан кызы Багавиева янына бардылар.

Чара үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә, илнең героик үткәненә хөрмәт һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга, исән калган ветераннарга һәм өлкән буын кешеләренә рәхмәт хисләре тәрбияләүгә, илнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Очрашу барышында Наилә Шәймәрдан кызы сугыш вакытында ничек яшәгәннәре, ничек тукланганнары, тормыш-көнкүрешләре турында сөйләде. Сугыш белән юк ителгән балачак, газаплар, ачлык һәм үлем балаларны иртә олыгаерга мәҗбүр итә, аларда рухи көч, кыюлык, Ватан хакына үз-үзеңне корбан итү, Җиңү хакына батырлыкка сәләт тәрбияли.

Соңыннан укучылар йорт яны территориясен кардан чистарттылар. Башкарылган эшләрдән соң Наилә апа балаларга рәхмәт сүзләре ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International