Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча актив эш алып барыла.
Тәрбиячеләр А. Борисова һәм Г. Кормакаева җитәкчелегендә балалар «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» темасына стенд ясадылар.
Балаларны ТАССР символикасы, тарих һәм көнкүреш фактлары белән таныштырдылар, күренекле кешеләр һәм Татарстан дәүләтчелеге барлыкка килү этаплары турында сөйләделәр.
«Балаларда ватан мәдәнияте, аның казанышлары һәм уңышлары өчен горурлык хисе тәрбияләү – безнең төп бурычларыбызның берсе», – дип билгеләп үтә педагоглар.