«Өмет чаткысы»нда тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара оештырылды

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Алинә Сабирова «Ир-ат һөнәрләре» дигән темага һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде.

Чараны оештыручы сүзләренә караганда, балаларны өлкәннәрнең һөнәри эшчәнлеге белән яшьтән үк таныштырырга кирәк. Бу балаларда өлкәннәр дөньясы турында күзаллауны киңәйтергә ярдәм итә, хезмәткә хөрмәт һәм әйберләргә сакчыл караш формалаштыра. Өлкәннәр хезмәтенә карата кызыксыну үстергәндә демонстратив алымнар кулланалар, аларны хикәяләр, әңгәмәләр белән катнаштыралар.

Бүген дәрестә балалар чыдамлык, кыюлык, авыр физик хезмәт таләп итә торган ир-атлар һөнәрләре белән таныштылар. Тематик фильмнар караганнан соң, балалар водолаз, янгын сүндерүче, тау коткаручысы, сталевар һ.б. һөнәрләр турында белделәр.

«Мондый дәресләр балаларда хезмәткә һәм төрле һөнәр вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияли», – ди Алинә Сабирова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International