Буада сугыш хәрәкәтләрендә һәлак һәм вафат булган ветераннарны искә алдылар

2020 елның 16 феврале, якшәмбе

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулды, шул уңайдан Буада бу датага багышланган истәлекле чаралар узды. Анда муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, ТР Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, шәһәрнең иҗтимагый оешмалары һәм башка хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Чаралар үзәк мәйданда митингтан башланды. Сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, катнашучылар драма театрына юнәлделәр, анда сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булганнарның тол хатыннары һәм якыннары өчен тантаналы чара оештырылды.

Чарага Әфганстан Республикасында хезмәт иткән 121 сугышчы-интернационалист, 5 һәлак булган һәм 39 сугыш хәрәкәтләре ветеранының гаилә әгъзалары чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International