Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр шигърият дөньясына чумдылар

2020 елның 16 феврале, якшәмбе

Шушы көннәрдә Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче Галина Рогова Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрде.

Социаль хезмәтләр алучылар шагыйрьнең кыскача биографиясен тыңладылар, «Маобит дәфтәре»ннән шигырьләр укыдылар. Муса Җәлил поэзиясе беркемне дә битараф калдырмады, бигрәк тә интернатта яшәүчеләрне «Вәхшәт» шигыре тәэсирләде. Учреждениедә яшәүче шагыйрә Сәлисә Гәрәева да үзенең татар телендә язылган шигырьләрен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International