Минзәләдә «Ветеран белән ял көне» акциясе дәвам итә

2020 елның 16 феврале, якшәмбе

«Ветеран белән ял көне» акциясе кысаларында Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Яковлевич Тихонов янына барып кайттылар.

Балалар ветеранның сугыш турындагы хикәяләрен игътибар белән тыңладылар, үз сорауларын бирделәр. Балалар, ишегалдын кардан чистартып, өлкән кешегә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Шулай ук үзәк карамагындагылар ветеранга үз куллары белән ясалган открытка бүләк иттеләр һәм җыр җырладылар.

«Мондый чаралар үсеп килүче буын шәхесен формалаштыру өчен зур тәрбияви әһәмияткә ия», – ди тәрбияче Ирина Храмутива.

Соңыннан кунаклар Михаил Яковлевичка нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, аның илдә тынычлык хакына батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International