«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә Изге Вәли көнен бәйрәм иттеләр

2020 елның 15 феврале, шимбә

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Л.В. Полуэктова һәм Н.В. Савайтан «Вәли көне» дигән чара уздырдылар.

Мавыктыргыч формадагы әлеге чара балаларны бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштырды. Тернәкләнүчеләр «Эшне икәүләп башкарыйк» дигән уен уйнадылар, шуннан соң кече төркем тәрбияләнүчесе Анастасия Самарина «Батыр капитан» җыры белән чыгыш ясады, ә Артем Мельников искиткеч шигырь сөйләде. Балалар әти-әниләре белән бергә күңелле уеннарда катнаштылар.

Балалар янына бәйрәмгә сөйкемле Очаровашка килде. Ул һәр балага валентинка бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International