Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әфган сугышында һәлак булган сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган чара уздырдылар.
Балалар игътибарына Әфган сугышы һәм үз тормышы һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп, дәүләт боерыгын үтәүчеләрнең батырлыгы турында фильм тәкъдим ителде. Фильм караганнан соң балалар белән тематик уеннар үткәрелде.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт, сугышта катнашкан солдатларга карата хөрмәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләүгә ярдәм итә.