Балык Бистәсенең «Доверие – Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Әнисә Минвәлиева 3 нче социаль участокта «Әфганстан, син минем җаным, тере хәтерем» дигән темага класс сәгате үткәрде. Анда 1 нче гимназиянең 5 сыйныф укучылары катнашты.
Балалар чараны үткәрүдә бик теләп катнашты, Әфган сугышы турында шигырьләр әзерләп, алар класс сәгатенә үз өлешләрен керттеләр.
Очрашу ахырында катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.