Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр тозлы ингаляцияләр ясыйлар

2020 елның 15 феврале, шимбә

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Р.М. Ишимбаева тарафыннан өстәл ингаляторын кулланып, сәламәтләндерү сеансы уздырылды.

Галоингаляция терапиясе методы тозлы состав белән баетылган һаваны сулауга нигезләнгән. Бу процедура бронхлар һәм үпкә торышына уңай тәэсир итә һәм сулышны җиңеләйтә. Салкын тию авырулары сезонында мондый профилактик чара иммунитетны ныгытуга һәм тормыш тонусын арттыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International