Кичә Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хәрби дан музеенда булдылар.
Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы, Әфганстандагы һәм Чечнядагы сугыш чоры экспонатлары бар. Балалар якташларының фронтта һәм тылда батырлыклары, сугышчан бүләкләр турында күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр, экспонатларны игътибар белән карадылар, корал һәм хәрби форма үрнәкләре белән таныштылар.
Барлыгы әлеге чарада мәктәп яшендәге 16 бала катнашты.