Минзәлә комплекслы үзәге белгече сугышчы-интернационалистларга багышланган чара уздырды

2020 елның 15 феврале, шимбә

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча «Җиңү варислары» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева сугышчы-интернационалистларга багышланган стенд ясады.

Кичә балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар, 1 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Сеңлекәш» кинофильмын карау оештырылды. Чараның максаты – үсеп килүче буынга патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү.

Чара ахырында балалар белгечләр белән бергә Әфганстанда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International