Урын өстендә ятучы авыруларның туганнарын карау кагыйдәләренә өйрәтәләр

2020 елның 15 феврале, шимбә

6 һәм 13 февральдә Нөнәгәр фельдшер-акушерлык пунктында «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновацион технологиясен тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес узды. Анда 4 социаль хезмәткәр һәм 11 авыру кешенең туганнары катнашты.

Чара барышында түбәндәге темалар каралды: «Өлкән яшьтәге кешеләрнең үз-үзләрен тотышының психологик үзенчәлекләре» «Урын өстендә ятучы авыруларны гомуми карау. Шәхси гигиена», «Өлкән һәм авыру кешенең туклану үзенчәлекләре. Ашату кагыйдәләре» һ.б.

Фельдшерлар Ләйсән Гайфетдинова һәм Зәлидә Фәсхетдинова гражданнарны урын өстендә ятучы авыруларны дөрес карарга өйрәттеләр, шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштырдылар, практикада кайбер медицина манипуляцияләрен күрсәттеләр.

2020 елның беренче кварталында Нөнәгәр авыл җирлегендә барлыгы 6 дәрес үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International