Кичә Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасында яшь буын Әфган сугышы ветераннары белән очрашты.
«Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ветераннары һәм «Яз» хәйрия фонды рәисе урынбасары Азат Фәрхетдинов чараның хөрмәтле кунаклары булды.
Балалар сугышчы-интернационалистларның юллары, аларның Ватанга тирән мәхәббәте, дуслары белән мәңгегә хушлашуы турында тарихи белешмәләрне кызыксынып һәм дулкынлану белән тыңладылар. Чарада катнашучылар кайнар нокталарда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Очрашу ахырында Азат Вәли улы ветераннарны котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.