«Чишмә» үзәге социаль педагогы балалар өчен чара оештырды

2020 елның 15 феврале, шимбә

Теләченең «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Ф.Т. Гайнетдинова тарафыннан класс сәгате үткәрелде.

Чара Кече Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында «Мин һәм минем туган илем» технологиясе кысаларында үткәрелде. Анда югары сыйныф укучылары катнашты.

Яшүсмерләр кеше кыйммәтләре турында әңгәмәдә актив катнаштылар, аның барышында патриотизм төшенчәсе һәм дәүләт төзелеше турында белделәр. Очрашу ахырында укучыларга кроссворд чишәргә тәкъдим ителде. Чара Зоя Александрованың «Родина» шигырен уку белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International