Иҗтимагый совет утырышында 2019 елда Министрлыкның гавами формалаштырылган бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре каралачак

2020 елның 14 феврале, җомга

2020 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы узачак. Анда 2019 елга Министрлыкның гавами формалаштырылган максатларын һәм бурычларын үтәү нәтиҗәләре каралачак.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм Иҗтимагый советның әлеге утырышында катнашырга теләүче гражданнарны алдан теркәү тәртип нигезендә башкарыла.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 301 нче кабинет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International