13 февральдә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада 11 оешма катнашты.
Вакансияләр ярминкәсенә эш эзләүче 142 кеше килгән. Аларга 105 эш урынына 69 вакансия тәкъдим ителде: хисапчы, баш хисапчы, төрле белгечлек табиблары, баш инженер, инженер, фельдшер, шәфкать туташы, хуҗалык мөдире, склад мөдире, автомобиль йөртүчеләр, пешекче, токарь, тегүче, санитарка һ.б.
Шулай ук ярминкәгә килүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматлар базасында булган вакансияләр һәм «Работа в России» порталының мөмкинлекләре белән таныштылар.
Эш эзләүчеләрне кызыксындырган сораулар буенча тулырак мәгълүматны Лениногорск шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: (8-85595) 5-59-07, 5-58-94.