Түбән Камада закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр өчен патриотик чара оештырылды

2020 елның 14 феврале, җомга

Балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән «Үзгәреш җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина закон белән каршылыклары булган һәм риск төркемендәге 20 яшүсмер өчен хоккей матчына бару оештырды.

Чараның максатлары: буш вакытны оештыру, яшүсмерләр хоккейын пропагандалау һәм үстерү, сәламәт яшәү рәвешен һәм патриотизм хисен формалаштыру.

Хоккей матчы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, 80 нче аерым чаңгы батальонына багышланган иде. Уен тамашачыларга бик күп уңай тәэсирләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International