«Асылташ» приютында балаларга хезмәт тәрбиясе бирү

2020 елның 14 феврале, җомга

Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Атна саен «Сәламәт буын» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, волонтер Байсыр Ганиев җитәкчелегендә мастер-класслар үткәрелә.

Һәр тәрбияләнүче остаз җитәкчелегендә эш кораллары белән эшләргә өйрәнә. Балалар үз куллары белән инде брелоклар, кошлар өчен җимлекләр, эш кораллары өчен шкафлар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International