Хәтер һәм дан елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Гүзәлия Вәлиева «Солдат боткасы» дигән чара үткәрде.
Дәрес барышында белгеч сугыш еллары авырлыклары турында сөйләде һәм презентация күрсәтте, аннары балалар костюмлаштырылган спорт уеннарында катнаштылар. Ике командага бүленеп, алар төрле биремнәр үтәделәр.
Чараның максаты – балаларда үз Ватаныңа карата хөрмәт уяту, сугыш вакытында совет солдатларының күрсәткән батырлыклары белән горурлану хисен үстерү.