Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Ләйсән Җиһангирова «Спорт баталияләре» дигән спорт-уен программасы үткәрде.
Командалар уен формасында ярыштылар. Спорт программасы катнашучылардан тизлек һәм җитезлек кенә түгел, ә зирәклек тә таләп итте. Чара «Сазлык аша чыгу», «Текә вираж», «Туннель», «Мөмкинлекләр уены», «Тупны алыштыр», «Туп белән эстафета», «Перевертыш» станцияләрен үз эченә алды.
Уен нәтиҗәләре буенча «Баһадирлар» командасы иң күп очко җыйды.
Чарада барлыгы 10 социаль хезмәт алучы катнашты.