«Умырзая» үзәгендәге балалар ТАССРның 100 еллыгына багышланган танып-белү викторинасында катнаштылар

2020 елның 14 феврале, җомга

Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кечкенә бөртектән» дигән танып-белү викторинасы узды.

17 балигъ булмаган бала катнашкан чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Балаларны тарихи үткән, бүгенге көн, мәдәният, республика һәм шәһәрнең икътисады һәм табигате белән таныштыру викторина формасында үткәрелде.

Балалар презентация карап, сорауларга җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр һәм пазллар җыйдылар. Чара ахырында алар «Татармультфильм» берләшмәсе төшергән «Ак барс» мультфильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International