ТР предприятиеләрендә хезмәт хакы бурычларын түләтү мәсьәләләрен 11 министрлык һәм ведомство вәкилләре тикшерде

2012 елның 30 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышында унбер  министрлыктан килгән вәкилләр катнашты. Бу - хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, транспорт һәм юл хуҗалыгы, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыклары. Шулай ук утырышта ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, ТР икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР предприятиеләре һәм эшмәкәрләре Ассоциациясе, ТР профсоюзлар Федерациясе вәкилләре дә актив  катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International