Республиканың ике бурычлы предприятисе өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының утырышы нәтиҗәләре сөендерерлек булмаган. Яшел Үзәннең ВЗП «Заволжья» ҖЧҖ һәм Яңа Чишмә районындагы «Агрофирма «Татарстан» предприятиеләре эшләрен ТР Прокуратурасына җибәрергә дигән карар кабул ителгән. Шулай ук бу оешмаларның эшләре ТР Салым хезмәтенә дә җибәреләчәк. Биредә аларны тотрыксыз дип тану процедурасын башлап җибәрүне таләп итәчәкләр.