Министрлыкта узган Координация советының чираттагы утырышында ТР предприятиеләрендә хезмәт хакы бурычларын түләтү мәсьәләләрен тикшерделәр

2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Утырышның төп темасы – оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре. Утырыш министрның беренче урынбасары Айрат Хәсәнов җитәкчелегендә узды.

 Бу уңайдан биредә Казан, Түбән Кама, Чистай, Яңа Чишмә, Яшел Үзән районнары предприятиеләрендә булган бурычлар хакында фикер алыштылар. 

Нәтиҗәдә, күп кенә оешмалар, бурычларын 2013 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр каплап бетерү шарты белән, Координация советы һәм җирле комиссияләр контроле астында калдырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International