«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр дөнья халык ашлары белән танышуын дәвам итәләр

2020 елның 14 феврале, җомга

Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Хуҗабикә» клубында чираттагы очрашу узды. Биредә тәрбияләнүчеләр төрле халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, аш-су традицияләре белән танышалар. Бу юлы яшьләрнең игътибар үзәгендә Беларусь Республикасы булды.

Клуб җитәкчесе Анжела Назарян белорус халкы тарихына кыскача экскурс үткәрде, кызларны илнең дәүләт символикасы һәм мәдәни традицияләре белән таныштырды. Белоруссия милли ризыклары белән танышуга аерым игътибар бирелде.

Кунак буларак чарага шәһәрнең социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Мария Белова килде. Ул балаларны белорус милли киеменең үзенчәлекләре белән таныштырды, шулай ук танылган дракниклар әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.

Милләтара дуслыкны ныгыту буенча клуб эше бик мөһим юнәлеш булып тора. Тәрбияләнүчеләр толерантлыкка, дустанә мөнәсәбәтләргә өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International