«Астра» тернәкләндерү үзәгендә юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр

2020 елның 14 феврале, җомга

Кичә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бала һәм юл» дигән презентация дәресе узды.

Балигъ булмаган катнашучылар «Юлда куркынычсызлык» дигән презентация карадылар һәм юлларда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен кабатладылар. Дәрес ахырында кышкы чорда юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде, аның барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International