Минзәлә комплекслы үзәге белгечләре патриотик чара уздырдылар

2020 елның 14 феврале, җомга

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Гөлфирә Харисова һәм Гөлназ Галимова клуб мөдире И. Галиуллина һәм китапханәче Г. Маулина белән берлектә «Балачак һәм сугыш бергә иделәр» дигән чара уздырдылар. Анда социаль хезмәт алучылар, авылның өлкән кешеләре һәм мәктәп укучылары катнашты.

Чара үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә, аңа өлкән буын кешеләренә карата рәхмәт хисе, илебезнең героик үткәненә карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Чара барышында сугыш чоры балалары яшь буынга сугышның меңләгән балалар язмышын юк итүе турында сөйләделәр. Сугыш белән гарипләнгән балачак, ачлык, үлем аларда кыюлык, рухи көче, яшь булуларына карамастан, Ватан хакына батырлыкка сәләт тәрбияләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International