Менделеевск «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Иҗади остаханә» түгәрәге эшләп килә.
Шушы көннәрдә белгечләр социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бисердан үрү буенча дәрес үткәрделәр.
Дәреснең максаты – уңайлы хезмәттәшлек, шәхси үсеш һәм балалар үсеше өчен максималь уңайлы шартлар тудыру, бисер белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту. Иҗади эш балаларда фантазия, зәвык һәм эстетика хисен үстерүгә ярдәм итте.