Минзәлә комплекслы үзәге «Яңгыр балалары» проектын тормышка ашыруга кереште

2020 елның 14 феврале, җомга

Икенче ел рәттән Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «РИТЭК» ҖЧҖ һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында абсолют җиңүче дип табыла.

Узган ел «Спорт» номинациясендә «Яңгыр балалары» проекты җиңү яулады. Ул аутист балалар өчен хас булган сенсор һәм эмоциональ дискомфортны йомшартуга юнәлдерелгән.

Әлеге проектның эш планын тормышка ашыру кысаларында гаилә белән эшләү буенча белгеч Ольга Бывальцева һәм психолог Марина Гатина кереш дәрес оештырдылар. Үзенчәлекле балаларның әниләрен клубның эш планы, аның максатлары һәм төп бурычлары белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International