13 февральдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, Теләче муниципаль районына эш сәфәре кысаларында, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булды.
Энҗе Нияз кызы белгечләрнең эш шартлары, социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары белән танышты, төркем һәм индивидуаль дәресләр, психолог, социаль педагог консультацияләре үткәрелә торган кабинетларда булды.
Эш сәфәре ахырында министр урынбасары комплекслы үзәк коллективына киләчәктә дә нәтиҗәле эш теләде.