Бөгелмә районы мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирүче чаралар дәвам итә

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү максатыннан Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәге мобиль офисы февраль аенда өч мәктәптә булып кайтты.

Психолог Снежана Лунева балаларга хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр, шәһәр һәм республиканың уку йортлары турында сөйләде, һөнәри юнәлеш сайлау мәсьәләсе буенча консультацияләр бирде.

28 укучы һөнәри юнәлешне ачыклаучы тест узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International