«Өмет» үзәге психологы балигъ булмаганнарга интернет-бәйлелек турында сөйләде

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче социаль участокта «Яшүсмерләрдә интернет-бәйлелекне ничек булдырмаска» дигән профилактик чара уздырды. Балигъ булмаган балалар интернет-бәйлелек барлыкка килү сәбәпләре белән таныштылар, алар арасында ата-аналар тарафыннан контроль булмау, үзләренең ялларын мөстәкыйль оештыра белмәүләре дә бар иде.

Дәрес вакытында яшүсмерләр Интернеттан ничек файдаланырга кирәклеген белделәр, «Мин Интернетны алыштыра алам» дигән күнегү башкардылар.

Хокук бозуларны профилактикалау буенча балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру технологиясе кысаларында волонтерлар, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы җитәкчелегендә, «Бөтендөнья куркынычсыз Интернет көне» дигән тематик акция үткәрделәр. Акциянең максаты – ата-аналарның һәм балаларның мәгълүмати белемнәрен арттыру. Акция барышында 75 буклет таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International