Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар эшләре хәйрия күргәзмәсе узачак

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Серафим Саровский мәхәлләсе һәм «Кайгырту» инвалид балалар ата-аналарының төбәк иҗтимагый оешмасы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен керамика эше буенча дәресләр үткәрә. Узган ел проектны үстерүгә РФ Президенты гранты бирелде. Әлеге эшчәнлек кысаларында балалар һәм аларның әти-әниләре тарафыннан ясалган эшләнмәләр хәйрия ярминкәсе-күргәзмәсе оештырылачак.

Чара программасында: керамик эшләнмәләр күргәзмәсе һәм сату, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сәнгать эшләре күргәзмәсе, фотокүргәзмә, иҗади мастер-класслар һәм төрле коллективларның чыгышлары.

Күргәзмә 2020 елның 1 мартында Казан шәһәре, Академик Королев ур., 47 йорт адресы буенча урнашкан «Мәскәү» мәдәният үзәгендә узачак. Чара 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International